Бер гаиләдә ике хуҗалык

Көз үзенең алтын кояш нурларын сибеп, кыр эшчәннәренә соңгы культураларны җыеп алырга уңай мөмкинлекләр тудыра. Шуңардан файдаланып, Иске Кулаткы районының кырларында механизаторлар, хәтта крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре комбайн штурвалы артына утырып, көнбагышны суктырып-җыю белән шөгыльләнәләр. Алар үткән шимбә көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен дә кырларда каршы алып, уңыш җыюны туктатмадылар. Билгеле, мондый көннәр бик сирәк була, шуңа күрә көзнең бер көне дә ел ашата, дисәк һич ялгыш булмас.
Урта Терешка авылында да уңыш җыю кампаниясе зур адымнар белән алга бара. Бу авылда елдан-ел крестьян-фермерлык хуҗалыклар саны артып тора. Юмангуловлар гаиләсен атап үтсәк, бик урынлы булыр. 2013 елда әлеге авылда туып үскән Иркә Мөнировна Юмангулова ИП “Юмангулова И. М.” хуҗалыгы оештырып, төрле культураларны үстереп, зур уңышлар алуга иреште. Быел ел коры булуга карамастан, кыр эшчәннәренең тырышлыгы белән 250 гектарда — уҗым бодае, 200 гектарда — арпа, 50 гектарда — сабан бодае, 70 гектарда — солы, 50 гектарда — көнбагыш, 60 гектарда күпьеллык үләннәр үстереп, елына карата ярыйсы гына уңыш алды. Әлеге хуҗалыкның карамагында 30 баш мөгезле эре терлек тә бар һәм алар да мул продукция бирә. Дәвамы газетаның 41 номерында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4877

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.