Пар сукмактан — алтын туйга

Бер-берсенә көчле терәк булып, ярты сүздән, бер караштан бер-берсен аңлап, татулыкта, мәхәббәттә яшәүче бу пар 25 сентябрь көнне алтын гаилә туйларын каршылады. 50 ел бер түбә астында яшәгәндә төрлесе булгандыр инде, әмма бүген аларга карап сокланмый мөмкин түгел. Хәзер алар арасында бер-берсенә карата мәхәббәт кенә түгел, еллар дәвамында барлыкка килгән хөрмәт, бер-берең турында кайгырту хисе чагыла. Йөзләреннән якты нур, күңелләреннән әти-әни җылылыгы бөркелә. Һәр килгән кешене дә олылап каршы алып, акыллы киңәш биреп, ихлас теләк теләп озатып калалар зирәк акыл ияләре.
– Авылыбызда аларны ихтирам итәләр, Үзбековлар үрнәк гаилә, — ди авыл администраторы Фәридә Зәкәрьевна Амирова. – Гомерләрен колхозда хезмәт итүгә багышладылар, көн-төн эшләделәр, балалар үстерделәр. Бүген дә аларның рухи ярдәмнәрен тоеп яшибез. Камил Бәграмович авылыбызның ихтирамлы карты. Барлык дини чараларны оештыруда, йола-мәҗлесләр үткәрүдә, вафат булган кешеләрне соңгы юлга озатуда ул беренчеләрдән. Дин юлында Камил ага 2005 елдан. Ә дөресрәге – бала вакытыннан. Аның әбисе Хәбиб абыстай бик укымышлы, ислам динен тотучы кеше булган. Чыгышы белән даны бөтен дөньяга таралган ишан авылы — Яңа Зимницадан. Нәни малайга да догалары, йола-кануннарны үтәп яшәүләре күчми калмаган, билгеле. Дәвамы газетаның 39 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4862

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.