Оныклары белән горурланалар

Гаилә – кеше тормышының иң әһәмиятле өлеше. Кеше тормыш мәшәкатьләреннән арып-талгач гаилә учагы тирәсендә ял итә, рухи көч ала. Бер дә юкка гына халкыбыз «Гаилә – җылы учак, күңелләргә бирә сихәт» дип әйтмәгән. Бер-берсенә терәк — таяныч булган, бер-берсенә бәхет бүләк иткән парлар районыбызда да бик күп. Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә татулыкта гомер кичерүче Елена Васильевна белән Фикки Имадиевич Хабиевлар да нәкъ менә шундый гаилә корып яшәүчеләр. Алар яшьтән яратышып кавышканнар һәм шул сөю учагын гомерләре буена тормыш җилләреннән саклый беләләр. Фикки Имадиевич бар гомерен районыбызда авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган шәхес. Елена Васильевна белемле, сабыр холыклы булуы белән үзен яраттырды. Ул дистәләгән еллар дәвамында, лаеклы ялга чыкканчы, Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә балаларга белем һәм тәрбия бирде. Бүгенге көндә инде ул хөрмәткә лаек булган укытучы – ветеран. Аның укучылары әле дә апаларын хөрмәт итәләр, шатлыклары һәм уңышлары белән уртаклашып яшиләр. Дәвамын газетаның 36 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4830

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.