Уңыш җыю — җаваплы чор

Иске Кулаткы районының авыл территорияләрен үстерү идарәсе хезмәткәрләре ел әйләнәсендә районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән даими рәвештә кызыгып яшиләр. Шушы көннәрдә алар Вязовый Гай, Яңа Зеленай, Иске Зеленай авылларындагы хуҗалыкларның эше белән таныштылар.
2020-2021 елларда һава торышының тискәре булуы сәбәпле, быел җәйге уңышның нәтиҗәләре бик мактанырлык түгел. Ә шулай да, чәчкән культураларны вакытында җыеп алырга кирәк.
«Вязовый Гай» производство кооперативында кыр эшләре киң колач алган иде. 2 августның белешмәләре буенча хуҗалыкның 1820 гектарда үстерелгән бөртекле культураларының 1372 гектары суктырып җыелды һәм һәр гектардан 7,9 центнер уңыш тәшкил итте. Механизаторлар Рафаэль Туктаров, Илдар Моракаев, Руслан Никашкин бер-бер артлы тезелеп, куәтле комбайннар белән иген җыялар. Хуҗалыкның шоферлары Газинур Ахмеров, Рөстәм Хөсәенов “КамАЗ” маркалы автомашиналарда бөртекләрне ындыр табагына ташыйлар. Ындыр табагына 10880 центнер уңыш кайтарылды инде. Дәвамы газетаның 31 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4786

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.