

2005 елда Фәридә Абдулхаевна үз эшен башлап җибәрә. Иске Кулаткыда «Нарат» кафесы дип аталган бер кечкенә генә бинаны арендага алып, әнисе Фатыйма Якубовна белән бергә туклану ноктасы ача. Эшмәкәрлекнең барлык нечкәлекләрен өйрәнеп, эшен әкрен генә алып бара.
Фәридә Абдулхаевна «Газель» машинасы руле артына утырып, товарны күмәртәләп сату кибетләреннән ташый. Әлеге бинада еш кына туйлар, юбилейлар, мәҗлесләр уза. Эше җайлангач, ул әлеге кафены тагын да зурайта һәм ике банкет залы ясый. Һәр атна биредә нинди дә булса мәҗлес үткәрелә. Чөнки Фәридә Абдулхаевна һәркемне ачык йөз белән каршы алып, игътибарлы булырга тырыша. Бирегә бер тапкыр килгән клиент һәрвакыт йөри башлый.
Фәридә Абдулхаевна заман белән бергә атлаучы кеше, заман таләпләрен исәптә тотып, ул башка юнәлештә үзен сынап карый. Дәвамын газетаның 29 санында укыгыз.
Свежие комментарии