Гаилә – бәхет ачкычы

8 июль — Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнә. Гаиләләр бәхетле булганда гына, илебез көчле була. Аның иң зур байлыгы — тырыш, хезмәт сөючән халкы, тату гаиләләре. Шунысы сөенечле: районда да яхшы, дус-тату яшәүче гаиләләр бихисап. Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче Гөлнара Фәритовна һәм Раил Рушанович Байбиковлар да үрнәк гаиләләрнең берсе. Әлеге гаилә тормыш мәшәкатьләренә би­релмичә, үз мәхәб­бәт­ләрен саклап, матур итеп яши. Аларның гаилә коруларына да 12 ел инде. Өлкән уллары Тимур Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбендә белем ала, ул бик тырыш, белемгә омтылучан бала, V сыйныфны «5»ле билгеләренә генә тәмамлады. Ә инде кече уллары Кәрим күптән түгел генә «Гөлчәчәк» балалар бакчасы белән хушлашты, тиздән ул да I сыйныфка бара. Гөлнара Фәритовна һәм Раил Рушанович гаиләдә күп балалар булуын телиләр, шуңа да алар өченче тапкыр әти-әни булырга әзерләнә. Дәвамы газетаның 27 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4737

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.