Чик сакчысы якташыбыз

Бу гаскәрләрдә безнең Иске Кулаткы районыннан хәрби хезмәтләрен үтәүчеләр дә бихисап. Шундыйларның берсе — Рифать Яхъевич Куртяков. Ул 1940 елда Тула өлкәсенең Ефремово шәһәрендә туса да, аның нәсел тамырлары Иске Мостяк вылына килеп тоташа.Якташыбызның әтисе Яхъя абый һәм әнисе Фатыйма апа ачлык елларында эш эзләп бу төбәккә киләләр. Ләкин 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана һәм Яхъя абыйга башкалар белән хәрби заводны эшелонга төяп Красноярск шәһәренә күчерергә боерык бирелә. Шуңардан файдаланып ул хатыны Фатыйманы, кызы Фәридәне, уллары Рәшитне һәм Рифатьне эшелонга утыртып, үзенең туган авылы Иске Мостякка эвакуацияли.
Безнең язма героебыз, булачак чик сакчысы Рифатькә ул вакытта бары бер яшь кенә була. Сугыш елларында бу гаилә авылда зур авырлыклар кичерә. 7 яше тулгач Рифатьне Иске Мостяк авылының урта мәктәбенә укырга җибәрәләр. Яшь малай тырышып белем ала һәм өйдә дә, йортта төрле эшләрне башкарып, ярдәмче булып үсә.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4693

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.