Утны буйсындыручылар

30 апрель — батырлык, кыюлык һәм түземлелек кебек асыл сыйфатлары белән аерылып торган кешеләрнең — янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме буларак билгеләнә. «Зеленай» авыл поселениесенең 121 нче номерлы янгын часте – үз эшләрен намуслы башкаручы хезмәткәрләрдән торган кечкенә генә коллектив. Биредә тәвәккәл, фидакарь кешеләр эшли, бүген алар халыкның иминлеге сагында торалар.
— Безнең янгын часте 2013 елның январь аеннан эшли башлады. Бүгенге көнгә часть штатында 15 кеше исәпләнә, — дип сүзен башлады әлеге янгын часте начальнигы Наил Яхьевич Канюшев.
— Алар арасында бүлекчә командирлары: М.М. Абдинов, Р.М. Ахмәтҗанов, Р.А. Кудяев, Х.Р. Кузәев, янгын сүндерүчеләр: Д.М. Рафиков, К.А. Кузәев, И.Р. Бадамшин, Ә.Р. Кузәев, И.И. Бикбаев, машина йөртүчеләр: Х.А. Вагапов, И.А. Бикбаев, Җ.Х. Рафиков, М.К. Рафиков, Ф.Х. Тухбатуллин үзләренә билгеләнгән вазифаларын җаваплылык белән башкаралар. Коллективыбыз бердәм, һәркем үз вазифаларын биш бармагы кебек белә. Безнең эштә шунсыз мөмкин дә түгел. Утка кергәндә, хезмәттәшеңнең ныклы иңен тою бик тә мөһим. Гадәттән тыш хәлләрдә алар бер-берсен ярты сүздән аңларга тиешләр.
Сменада өчәр кеше дежурда. Карамагыбызда 2 янгын сүндерү машинасы бар. Янгын частебыз Иске Зеленай, Яңа Зеленай, Вязовый Гай, Зирекле һәм Яңа Лебежайка авылларында килеп чыккан янгыннарны оператив рәвештә сүндерүдә катнаша. Шулай ук җәй айларында күрше Радищево районы (Рязановка, Дмитриевка, Воскресеновка) авылларының территорияләре дә безгә каралган. Биредә янгын килеп чыккан очракта, без ярдәмгә ашыгабыз. Агымдагы елда өч янгын һәм җиде тапкыр корыган үлән һәм чүп-чарны яндыру очраклары юк ителгән.
«Зеленай» авыл поселениесе администрациясе, Иске Кулаткыдагы бердәм дежур-диспетчер службасы, «Иске Кулаткы урман лесничество»сы белән тыгыз элемтәдә булып, эш алып барабыз. Авыл халкы арасында да янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрәбез, — дип сүзен дәвам итте Н. Я. Канюшев.
Янгын сүндерүче һөнәре җиңелләрдән түгел дисәм, берәү дә каршы килмәс дип уйлыйм. Бу бит экстремаль шартларда эшләү һәм шул ук вакытта башка кешеләрнең сәламәтлеге, гомере өчен гаять зур җаваплылык тою да. Янгын сүндерүчеләр үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, янгын дигән «аждаһа» авызыннан кешеләрне һәм материаль байлыкларны коткарып калалар.
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан әлеге янгын часте хезмәткәрләрен ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, җиңел булмаган, әмма мактаулы эшләрендә уңышлар, имин булуларын телибез. Янгын тревогасы сигналлары сирәк яңгырасын иде.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4657

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.