Еллык нәтиҗәләргә йомгак ясалды

30 март көнне Иске Кулаткы район мәдәният йортында Ульяновск өлкәсенең Законнар чыгару Җыелышы
депутатлары А. В. Котельников, Н. Г. Мясников, Иске Кулаткы районы Башлыгы Л. Ф. Богданова һәм район
администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев өлкә Хөкүмәтеннән район кураторы А. В. Чирков, район Советы депутатлары корпусы, актив алдында 2020 ел нәтиҗәләре буенча отчет тоттылар.
Иң элек залда утыручылар игътибарына узган елда район территориясендә башкарылган эшләрне чагылдырган видеоязма тәкъдим ителде. Анда һәр тармакта ел дәвамында эшләнелгән эшләр, тотылган финанслар күләме турында сөйләнелде.
Беренче булып халык алдында Законнар чыгару Җыелышы депутаты А. В. Котельников отчет тотты. Ул өлкәдә кабул ителгән һәм киләчәктә каралачак проектлар, халыкның яшәү сыйфатын яхшыртырга юнәлдерүче законнар, яшь аналарны, гаиләләрне, льготалы категория гражданнарын стимуллау чаралары турында сөйләде.
Новоспасск бер мандатлы 4 нче округы буенча Законнар чыгару Җыелышының 6 нчы чакырылыш депутаты Н. Г. Мясников исә ел дәвамында Иске Кулаткы районы территориясендә өлкә бюджетыннан бүлеп бирелгән средстволар һәм аның ярдәме белән эшләнелгән эшләргә отчет ясады.
Шулай ук район Советы депутатлары корпусының эшчәнлеге турында район Башлыгы Л. Ф. Богданова һәм ел дәвамында район буенча һәр тармакта башкарылган эшләргә тулы отчет белән хакимият Башлыгы И. Ш. Магдеев чыгыш ясадылар.
Тулырак материал киләсе санда.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4475

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.