Геройны онытмыйбыз.

Россия Герое, полковник, хәрби летчик, ВКС армия авиациясенең 55 нче аерым вертолет полкы командиры, Сүрия җирендә батырлык үрнәге күрсәтүче кыю йөрәкле якташыбыз Рәфәгать Мәхмүтович Хәбибуллинга 28 мартта 56 яшь тулган булыр иде.
Р.М. Хәбибуллин бик тәртипле, тырыш, тыйнак бала булып үсә. Туган авылында мәктәпне тәмамлап, ил каршында изге бурычын намуслы үти һәм балачак хыялын тормышка ашыра. Сызрань югары хәрби авиация училищесына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлый. Якташыбызга кайнар нокталарда да катнашырга туры килә. Биредә ул каты яралана, озак вакыт больницада дәваланырга туры килә. Ләкин һаман сафта булуы Геройның батырлыгы турында сөйли. Ул хәрби авиация полкы командиры дәрәҗәсенә ирешә. Дәвамын газетаның 12 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4465

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.