Без — горурланабыз!

Уңышлары сокландыра.
10 мартта — Архив хезмәткәрләре көне уңаеннан Иске Кулаткыдан Наилә Хәйдәровна Ханбикова «Ульяновск өлкәсенең архив эшен үстерүдәге казанышлары өчен» өлкә Губернаторының Билгесе белән бүләкләнде. Тантаналы рәвештә әлеге. Билгене аңа өлкә Губернаторы С.И. Морозов тапшырды.
Хәзерге вакытта Наилә Хәйдәровна Иске Кулаткы районының муниципаль архивында әйдәп баручы инспектор вазифасын башкара. Әлеге тармакта 14 ел хезмәт стажы туплап, үрнәк, алдынгы хезмәткәрләрнең берсе булып санала. Наилә Хәйдәровна 5 ел дәвамында муниципаль архив начальнигы булып эшләде.Бай тәҗрибәле хезмәткәр буларак, ул архив фондын формалаштыруда, документларны фәнни-техник эшкәртүдә зур тырышлык куя. Архив фонды документларын саклау, комплектлау, исәпкә алу һәм куллану кагыйдәләрен гамәлгә кертүне оештыра, социаль-хокукый һәм тематик запросларны вакытында һәм дөрес башкара. 2014 елның декабрендә Н.Х. Ханбикованың оештыру сәләте аркасында 25 мең саклау берәмлегендә муниципаль архив документлары район администрациясенең подвал биналарыннан оператив рәвештә Иске Кулаткы тарих һәм крайны өйрәнү музее бинасына, архив документларын саклау өчен махсус җиһазландырылган бүлмәләргә күчерелде һәм рациональ рәвештә урнаштырылды. Дәвамын газетаның 12 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4461

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.