Туберкулездан сакланыгыз

24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәшү көне буларак билгеләнә. Бу очраклы түгел. Нәкъ шушы көнне немец микробиологы Роберт Кох әлеге авыруны китереп чыгарган микроблар — туберкулез таякчыклары табылуын игълан итә.
Туберкулез авыруы, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълуматларыннан күренгәнчә, ел саен җир шарында 2 млн. кешенең гомерен өзә.
Йоктыру юллары
     Туберкулез микроблары әйләнә-тирәгә авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә, төкерек кисәкчекләре белән чыга. Кеше организмына микроблар, гадәттә, сулыш юллары аша эләгә. Организмның саклану көче җитәрлек булмаса, туберкулез таякчыклары канга эләгә һәм төрле органнарда туктап, авыру китереп чыгара. Инфекция чыганагы белән бер бүлмәдә (өйдә яки эштә) очрашып тору, микробларның организмга кабат-кабат эләгүе, авыру белән бер йортта яшәү авырып китүгә этәргеч булып тора. Дәвамын газетаның 12 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=4457

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.