Фермер булырга өйрәтәләр

Ульяновск өлкәсендә «Фермер мәктәбе» старт алды. 15-28 мартта П.А. Столыпин исемендәге Ульяновск аграр университеты базасында «Фермер мәктәбе» проекты кысаларында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләүчеләрне укыту алып барыла.
Әлеге программа Губернатор Сергей Морозов кушуы буенча гамәлгә ашырыла башлады. Ул һөнәри аграр белеме булмаган авыл кешеләренә яраткан эшен башлап җибәрергә, үстерергә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте регион Башлыгы.
«Бу проект безгә инде эшләп килүче хуҗалыкларга ярдәм итүдән тыш, финанс яктан тотрыклы һәм рентабельле яңа крестьян-фермерлык хуҗалыклар булдыруга ярдәм итәчәк. «Фермер мәктәбе» ярдәмендә төбәктә яңа эш урыннары булдырылыр, алар халыкны сыйфатлы фермер продукциясе белән тәэмин итәрләр һәм яңа авыл хуҗалыгы брендлары да барлыкка килер дип өметләнәм», — дип ассызыклады Губернатор С. И. Морозов. Дәвамын газетаның 12 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4453

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.