Чернобыль һәлакәтенә 35 ел тула

Батыр йөрәкле якташыбыз.1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә цивилизациябезнең тарихында иң зур радиацион экологик һәлакәт булды. Чернобыль атом электр станциясендә булган реактор шартлауга быел 35 ел тула.
Безнең якташларыбыз да бу һәлакәттән читтә калмый. Алар Чернобыль атом электростанциясендәге авариянең нәтиҗәләрен юк итүдә катнаша, «Маяк» производство оешмасында, Семипалатинск полигонында хезмәт куя. Шулар арасында Яңа Яндука авылында туып үскән Адельхан Соннатуллович Рәшитов та булган. Ул 1955 елның 17 мартында дөньяга аваз сала. Әти-әнисе гади халык буларак, улларына төпле тәрбия бирә, эш сөючән, әдәпле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә.
Адельхан Соннатуллович урта мәктәпне тәмамлап, 1973 елда армия сафларына хәрби бурычын үтәргә чакырыла. Яшь егет хәрби хезмәтен үтәгәндә дә үзен уңай яктан гына күрcәтә. Олы бурычын намуслы башкарып, Адельхан Соннатуллович туган авылына кайта. «Иске Кулаткы» совхозында хезмәт итә башлый. Дәвамын 12 санда укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4449

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.