Сыйфатлы элемтә өчен

Шушы көннәрдә Иске Кулаткы эшчеләр поселогының Чапаев урамында урнашкан “Мобил” телефон салоны янында 25 метр биеклектә каланча (вышка) пәйдә булды. Аның кыска вакытта барлыкка килүе бу торак пунктта яшәүчеләрнең дә, узган-барганнарның да күңелләрендә зур кызыксыну уятты. “Мобил” салонының җитәкчесе Фәрит Якубович Ибраһимов бу мәсьәлә турында:
— “Теле2” кәрәзле телефон компаниясе соңгы вакытларда үзенең челтәрендә халыкка элемтәнең сыйфатын күтәрү, интернет элемтәсен яхшыртуга зур игътибар бирә. Шушы максаттан чыгып, алар Иске Кулаткы эшчеләр поселогында һәм районыбызның башка авылларында шундый каланчаларны бастыруга керештеләр», — дип аңлатма бирде.
Бу объектлар 10 километр радиуста булган арага сыйфатлы элемтә күрсәтәчәк. Алар сәламәтлек саклау Министрлыгының рөхсәте буенча башкарыла.
“Теле2” компаниясенең хезмәте белән бүген районыбызда гына түгел, гомумән, илебездә бихисап гражданнар файдалана. Әлеге компаниянең абруе халык арасында көннән-көн арта бара.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4445

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.