Үз балаларыдай газиз алар

Ятим яки караучысыз калган баланытәрбиягәалу – җаваплы һәм җитди адым. “Бишектәге бишкә төрләнә» дигәндәй, үз йөрәгеңнән өзелеп төшкән баланың да холкы төрлечә була бит. Ата-анага үзе тудырган нарасыйны үстерү өчен дә күп көч һәм тырышлык куярга туры килә. Ә инде чит гаиләдә туып, анда күпмедер үскән яисә балалар йортында яшәгән сабыйны кеше итү — бик сирәк гаиләләр батырчылык итәдер. Андыйлар каршына да “Баланың күңелен ничек яуларга, аңа ничек һәм нинди тәрбия бирергә?”, дигән сораулар килеп баса. Мондый адымга олы йөрәкле һәм авырлыклар алдында куркып калмый торган киң күңелле кешеләр генә бара аладыр, мөгаен.

Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче Гүзәл Мияссәровна Бимеева да җиде сабыйны үз балаларыдай тәрбияли. Ятимнәрнең ачы күз яшьләрен сөртеп, ана назы, гаилә җылысы биргән ханым олы хөрмәткә лаек.
Гүзәл Мияссәровна үзенең ике улын тәрбияләп үстергән. Хәзер инде Рафаэль һәм Рафик үз гаиләләре белән яшәп, үрнәк тормыш алып баралар, ООО “ТАН “ оешмасында хезмәт итәләр. Сөекле әниләренә 4 онык бүләк иттеләр.
Биш ел элек Гүзәл Мияссәровна апалы-сеңелле Екатерина һәм Валентинаны тәрбиягә алган. Тәртипле, тәүфыйклы кызлар Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә белем алалар, мәктәп тормышында актив катнашалар. Өйдә — әниләренең беренче ярдәмчеләре. Алар Гүзәл Мияссәровнаның йөрәк җылысын тоеп яшиләр.

Күркәм, сабыр холыклы, ачык йөзле Гүзәл Мияссәровна 2016 елда тагын биш бертуганны үзенең гаиләсенә сыендыра. Алексей, Илхам, Руслан – мәктәп укучылары, алар җитдиләр һәм җаваплылар, киләчәк турында уйланалар. Хуҗалыктагы эшләрне бик теләп башкаралар. Ә инде Алина һәм Наргиза “Гөлчәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнәләр.

Зур, уңайлы бу өйгә якты нур иңгән кебек, балаларга биредә рәхәт икәне сизелеп тора. Тәрбиягә алынган балалар – Гүзәл Мияссәровнаның тормышына ямь өстиләр. Ул малайларына һәм кызларына үрнәк булып, үз балаларыдай тәрбияли, һәрбересенең күңеленә ачкыч таба белә. Шуңа күрә аларның яратуын, ихтирамын яулаган. Әлеге сабыйлар үз балалары кебек газиз аңа. Шушы иркен, җылы өйдә үз гаиләсен тапкан сабыйлар өчен сөенми мөмкин түгел.

Ни өчен балалар алырга ниятләве турындагы сорауга Гүзәл Мияссәровна: “Бәхетле гаиләләр дә, әти-әни назыннан мәхрүм булган ятимнәр дә бар. Сәламәт булганда, хәлемнән килгәндә, берәр сабыйны ятимлек ачысыннан коткарырга теләдем. Үземнеке инде алар, алган дип әйтәсе дә килми”, — дип җавап кайтарды.

Чыннан да, ятим баланы тәрбияләү — җаваплылык, сабырлык, түземлелек сорый торган гамәл , ә моны бөтен кеше дә башкара алмый. Күпме генә хезмәт хакы түләсәләр дә, бала яратуны бернинди кыйммәтләр белән үлчәп булмый. Гүзәл Мияссәровна кебек изге күңелле кешеләр булганда, дөнья ямьле шул. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарының хөрмәтен тоеп, бала-оныкларының бәхетле язмышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын иде.

Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=442

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.