Вакцина ясату мөһим

Вакцинация — ул сәламәтлекне саклауның  куркынычсыз һәм нәтиҗәле ысулы. Ул, организмны табигый яклауны активлаштырып, безне үлем куркынычы  булган авырулардан саклый. Районда халыкны «КОВИД-19» дан масштаблы вакцинация башланды.
Вакцина, башлыча, 18 яшь­тән өлкәнрәкләргә ясала. Беренче чиратта куркыныч янау­чы төркемгә керүчеләргә – 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, хроник авырулары булучыларга, шулай ук медицина хезмәткәрләренә ясалачак.
Вакцина эшләтү ике этапта уза, ягъни, ике тапкыр ясала. Беренче тапкыр ясагач, өч атнадан соң кабат ясатырга кирәк. Моннан соң ике-өч атна үткәч, коронавируска каршы вакцина тулысынча формалаша.
Теләгән һәркем Иске Кулаткы район больницасына килеп, прививка ясата ала. Прививка ясатырга килгән кешене махсус исемлеккә кертәләр һәм медицина учреждениесенә кайчан һәм сәгать ничәдә килергә кирәклеген хәбәр итәләр. Дәвамын газетаның 8 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4353

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.