Беренчелекне яуладык

4-28 февраль көннәрендә Иске Кулаткы районының шахмат буенча җыелма командасы “Ак ладья 2017” дип исемләнгән XII өлкә шахмат фестивалендә катнашты. Ул “Юность” сәламәтләндерү үзәгендә үтте. Бу фестивальдә гомумән Иске Атлаш урта мәктәбенең укучылары Алина Сайфетдинова, Эльдар Давыдов, Алина Габитова, Шамиль Габитов, Динар Насыров безнең Иске Кулаткы районының йөзен күрсәттеләр.

Әлеге шахмат баталияиясендә 18 команда катнашты һәм ул швейцар сисстемасы белән үтте , анда хәтта спорт мастерлыгына кандидатларда, күпсанда беренче разрядчы уйнаучылар да бар иде. Без үзебезнең каршыбызга гомуми зачетта призерларның өчлегенә һәм авыл командалары арасында беренче урынга чыгу максатын куйдык. Моның белән спортчыларыбыз быел Росиия беренчелегенә катнашу хокукын алачагы билгеле иде.

Бу бәйгедә Иске Атлаш урта мәктәбенең спортчылары 9 тур барышында очкога очко туры килеп бардылар һәм алар өченче урынга конкурент булган Барыш шәһәренең, Тимер Юл Майнасының, Чедаклы эшчеләр поселогы командаларын җиңеп чыктылар.

Гомуми зачетта Ульяновск шәһәренең 38 нче номерлы мәктәбе- беренче, беренче номерлы гимназиясе- икенче һәм Иске Атлаш урта мәктәбе өченче урынга чыкты. Ә инде авыл зачетында без беренче урынга ия булдык.

Призлы урыннарны алуыбыз һәркемне шатландырды һәм безнең район быел көзен Кинель –Черкасск шәһәрендә Бөтенроссия авыл командаларының шахмат чемпионатында катнашу хокугын алды.

Бу безнең спортчыларыбызны тагын да зур уңышларга өнди сыман.

Газинур Юртаев.
“Ак ладья” шахмат клубы җитәкчесе.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=435

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.