Инвесторларга уңайлы шартлар булачак

Ульяновск өлкәсе Губернаторы С. И. Морозов
18 февральдә инвестицион юллама белән чыкты.
Юллама, беренче чиратта, Ульяновск өлкәсендә бизнес алып баручыларга яисә алып барырга
җыенучыларга адресланган иде.
Узган ел бөтен дөнья һәм ил өчен авыр булды. Россиягә турыдан-туры чит ил инвестицияләре агымы 20 тапкырга кимегән. Күп кенә экспертлар билгеләп үткәнчә, шулай булса да Ульяновск өлкәсе башкалардан күпкә аерылып тора.
Губернатор, дөнья күләм тенденцияләргә карамастан, бизнес белән мөнәсәбәтләрне җайга салуны дәвам итәргә ниятләвен белдерде.
RAEX-Europe Европа рейтинг агентлыгы тарафыннан төзелгән 2020 елгы Россия төбәкләре рейтингына караганда Ульяновск — бизнес алып бару шартлары буенча Россия шәһәрләре арасында иң яхшысы. 2020 елның гомуми рейтингында өлкә Россиянең 83 төбәге арасында 17 нче урынны алды, ул, 2019 ел белән чагыштырганда, 3 нче позициягә күтәрелде.
Сергей Морозов төбәкнең экология ягыннан 62 нче урында булуын һәм киләсе өч елда бу мәсьәләләрне хәл итәчәген белдерде.
Губернатор бизнес өчен кризиска каршы чараларның алтынчы региональ пакетын һәм яңа инвестицион циклын анонслады.
Аннары Морозов зур планнар турында сөйләде. Якын арада ерак авыл районнарында суммар егәрлеге 1 ГВт ким булмаган яңа җил парклары төзеләчәк. 2025 елга кадәр яңартыла торган чыганаклардан генерациянең 30 процентын, шул исәптән кояш, җил һәм биогаз энергиясен алырга кирәк. Моннан тыш, Морозов авиация агрегатлары һәм полимер композицион материаллардан җитештерүне булдыру буенча яңа проект, Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-тикшеренү институты лаборатория-җитештерү корпусы төзелеше һәм башка бик күп проектлар турында хәбәр итте.
Транспорт-логистика потенциалы аерым юнәлеш буларак тора. Губернатор Чехия, Германия, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Төньяк Африка территориясендә экспорт хабларын кулланырга, Кытайга тизләтелгән контейнерлы поезд җибәрергә, Төркиягә паромлы ташу оештырырга планлаштыра.
2021 елның сентябрендә Президент күперендә Идел аша җәяүлеләр кичүен ачу да күздә тотыла.
Ахырда Морозов һәр муниципаль район башлыгына ел саен шундый ук Инвестицион юллама әзерләргә тәкъдим итте.
Губернатор «кадрлар барысын да хәл итә» дигән гыйбарә белән юлламасын тәмамлады. «Өлкәнең идарә командасы бизнесны үстерү һәм инвесторларны җәлеп итү өчен мөмкин булганның барысын да эшли», — диде ул.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4345

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.