Тырышлыгы сокландыра

Укытучы – абруйлы хезмәт, әмма бар кеше дә укытучы була алмый. Аның өчен күпмедер дәрәҗәдә укытучы булып туарга кирәк. Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче Нурзидә Тәүфыйковна Корбаналиева да хөрмәтле, кирәкле, мактаулы һөнәр иясе. Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта.
Нурзидә Тәүфыйковна кече яшьтән үк укытучы булырга хыяллана. Әлеге һөнәргә мәхәббәтне яраткан әбисе Наҗия Рәуфовна Сөләйманова уята. Ул һөнәренең остасы буларак, хезмәтенә җанын-тәнен биреп, бөтен тормышын Усть Кулаткы авылында балалар укытуга багышлый. Нурзидә Тәүфыйковна сөекле әбисенең осталыгына, тырышлыгына сокланып, эшен дәвам итәргә уйлый һәм Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, Ульяновск дәүләт педагогия университетына рус теле һәм әдәбияты, өстәмә татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Университетны тәмамлап, педагогик хезмәт юлын Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә башлый. Дәвамы газетаның 5 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4265

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.