Таныш булыгыз:»Иң яхшы укучы»лар

Район күләмендә уздырылган “Ел укучысы“ бәйгесендә иң талантлы, акыллы, белемле, теләсә кайсы хәлдән җиңел генә чыгу юлын белүче оста укучыларыбыз катнашты. Алардагы энергиягә, креатив идеяләргә сокланмый мөмкин түгел, белемгә омтылышларын, эшкә иҗади якын килә белүләрен, спортны, тормышны яратуларын күреп сөендек.  Презентацияләр ярдәмендә егетләр һәм кызлар үзләре белән таныштырдылар, чыгышлары вакытында тормышны, туган якны, газиз авылларын яратуларын шигырь, җыр, күргәзмәгә куелган эшләре аша ачып бирделәр. “Ел укучысы“ исеменә Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбе укучысы Элина Мостафина лаек булды. Элина Шахутдинова һәм Гөлнара Үмәрова – призерлар, калган катнашучылар лауреат булдылар. Җиңүгә лаек булган укучыларыбыз безнең белән дә хис-тойгылары белән уртаклаштылар. Дәвамы газетаның 5 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4261

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.