Чын орлыклар — уңыш нигезе

Авыл хуҗалыгында бөртекле культуралар үстергәндә, чәчү орлыкларының югары сыйфатлы булуы зур роль уйный. Орлыкчылык мәсьәләсе проблемаларын чишүдә яисә яңадан-яңа сортларны чыгаруда илебездә төрле оешмалар эшләп килә. Безнең районда чәчү орлыкларының сыйфатын тикшерү һәм үсемлекләрне саклау буенча озак еллар “Россельхозцентр” ның Иске Кулаткы бүлекчәсе шөгыльләнә.
2020 елда бу оешма районыбызда 33590 гектарда авыл хуҗалыгы культураларын саклап калуда зур эшләр алып барды. оешма тарафыннан 16132 гектарда — чәчүлек мәйданнарында зыян китерүче бөҗәкләр, 7397 гектарда — үсемлекләрнең авыруы һәм 10055 гектарда чүп үләннәрне ачыклау буенча 23 хуҗалыкта тикшерүләр үткәрелде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4249

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.