Безнең максат — чисталык

2020 елның 1 январеннан Иске Кулаткы районында каты коммуналь калдыкларын җыюга
җаваплылыгы чикләнгән “Самара регионара экология компаниясе” җәмгыяте кереште. Бер елдан артык вакыт эчендә районыбызда чүп-чарны җыюны оештыруда байтак кына эшләр башкарылды. Шушы чорда гражданнар тарафыннан әлеге мәсьәлә буенча төрле сораулар да барлыкка килде. Аларны чишү максатыннан без Иске Кулаткы район администрациясенең бүлек мөдире Ринат Равилович Сөләймановка мөрәҗәгать иттек.
— Ринат Равилович, бүген районда яшәүчеләр каты коммуналь калдыкларны җыю хаклары турында аеруча кызыксыналар. Моңа нинди аңлатмалар бирә аласыз?
— Җаваплылыгы чикләнгән “Самара регионара экология компаниясе” җәмгыяте тарафыннан каты коммуналь калдыкларның бер кубометры өчен 508,31 сум акча түләү расланган. Җәмгыятьнең исәпләүләре буенча Ульяновск өлкәсенең территориясендә катлы өйләрдә яшәүче бер кеше башына — 2,3 кубометр (97,42 сум), индивидуаль йортларда яшәүче бер кеше башына — 2, 33 кубометр (98, 69 сум) каты коммуналь калдыклар туры килә. Дәвамы газетаның 5 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4243

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.