Яшь талантлар – милләт киләчәге!

Районыбызда сәләтле, тырыш, иҗатка омтылучан балалар байтак. Шундыйларның берсе — Урта Терешка урта мәктәбенең V cыйныф укучысы Илсаф Рамазанов. Мәктәптә ул алдынгыларның берсе. Илсаф белемгә омтылу белән генә чикләнми, иҗатка да гашыйк әле. Кече яшьтән үк туган телендә шигырьләр язу белән кызыксына. Үзе язган иткән иҗат җимешләре белән төрле бәйгеләрдә катнашып килә.
Күптән түгел генә Илсаф Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Казан утлары» журналы редакциясе оештырган «Илең турында уйла» дип исемләнгән ачык иҗади бәйгедә катнашкан.
Әлеге бәйге Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаенннан тарихи хәтерне барлау, үткән гасырның иң дәһшәтле елларына объектив бәя бирү, фашизмны тар-мар итү елъязмасын дәвам иттерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, яңа авторлар табу, алар белән даими хезмәттәшлек итү максаты белән оештырылган иде. Бөек Ватан сугышы темасына язылган иң яхшы повестьлар, хикәяләр һәм мәктәп укучылары арасында шигырьләр язучылар номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Илсаф Бөек Ватан сугышы турындагы «Яшә, илем!» шигыре белән катнашты. Әлеге номинациягә 170 эш кабул ителде. Ә инде Илсафның иҗади эше жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнеп, дәрәҗәле икенче урын яулап, 10 мең сум күләмендәге сертификатка ия булды.
Әлеге җиңүе хәзерге буын балалары арасында да милләтебезнең якты киләчәге турында уйланып, туган теле өчен җан атып яшәүче балалар бар икәнлеген дәлилли!
Әлбәттә, бу теләк үзеннән-үзе тумый. Туган телгә, халкыңа, мәдәнияткә карата мәхәббәтне уятучы кеше янәшәңдә булырга тиеш. Шундый кеше дип Илсаф үз остазы, Урта Терешка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Шәфиулла кызы Измаилованы атый. Иҗат үсешенә йогынты ясаучы, бар яктан да ярдәм итүче, сәләтен куреп, аны үстерергә омтылучы яраткан укытучысына Илсаф бик рәхмәтле.
Хәзерге вакытта Илсаф татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле итеп укучыларының “Татар сүзе” Республика күләмендәге бәйгедә катнаша.
Әлеге талантлы баланың киләчәге өметле. Өлкән буын вәкилләренә алмаш үсеп килүенә бер шигебез юк. Без дә Илсафны әлеге уңышлары белән котлап, иҗат үсеше, яңа җиңүләр теләп калабыз.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4212

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.