Студент еллары – бәхетле чор

25 январь – Россия студентлары көне. Әлеге көн Татьяна көне буларакта билгеләп үтелә. Гадәттә, шушы чорда студентларның имтихан-зачетлары тәмамлана.
Иң күңелле, иң бәхетле чак — студент булып йөргән чак, — дип юкка гына әйтмиләрдер. Студент елларын искә алганда, күңелгә бары шатлыклы, рәхәт вакытлар искә төшә. Иске Кулаткы механика-технология колледжы студентлары да бу бәйрәмне түземсезләнеп каршы ала һәм бик күңелле итеп үткәрә. Районыбызда эшләп килүче бердәнбер һөнәри уку йортында 140 студент белем ала. Аларның һәркайсы уку белән беррәттән белем бирү йортының җәмәгать тормышында да актив катнаша. Күптән түгел генә студентларыбыз “Веб-дизайн” һәм “Графика дизайны” темалары буенча IX ачык “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» төбәк чемпионатында белемнәрен сынадылар. Быел бу юнәлешләр буенча Ульяновск өлкәсенең 7 төрле һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары чыгыш ясады. Шулар арасында Иске Кулаткы механика –технология колледжының II курс студентлары Вәгыйз Ибраһимов, Яна Добролюбова һәм Михаил Артемьев та көчләрен сынадылар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Конкурска әзерләнүдә студентларга укытучылары Ринат Хәйдәр улы Джамаев һәм эксперт Илнар Камил улы Гаврилов ярдәм иттеләр. Дәвамы газетаның 3 битендә укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4208

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.