Конкурска йомгак ясалды

Яңа ел алдыннан торак пунктларны төзекләндерүгә халыкны күбрәк җәлеп итү максаты белән 2020 елның 16 нчы декабреннән 2021 елның 12 нче январена кадәр район территориясендә “Иң яхшы Яңа ел бизәлеше” конкурсы игълан ителде. Әлеге бәйгедә үз шәхси йортын матур итеп бизәүче район халкы да, предприятиеләр дә, социаль-мәдәни учреждениеләр дә актив катнашты. Гадәттәгечә, быел да район үзәге, авылларыбыз Яңа ел бәйрәменә яхшы әзерлекләрен күрсәттеләр, урамнарга, барлык биналарга бәйрәм төсе кертеп, әйләнә-тирәне матурладылар.
Күптән түгел генә бу конкурска нәтиҗәләр ясалды. Төрле формадагы оешма-предприятиеләр арасында “Иң яхшы Яңа ел бизәлеше” дигән номинациядә үзәкләштерелгән клуб системасы һәм бюджет оешмалары арасында “Гөлчәчәк” балалар бакчасы җиңүчеләр исеменә лаек булдылар.
Шәхси йортлар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1. Рафаэль Хамзевич Абдуллин (Иске Кулаткы);
2. Шамил Рәшитович Арифуллин (Иске Кулаткы);
3. Фәргать Алимҗанович Нурәев (Яңа Кулаткы).
Җиңүчеләргә Почет грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук конкурста актив катнашучы Марсель Тәүфыйкович Ахметов Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4195

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.