“Пятёрочка” яңарды

27 ноябрьдә Иске Кулаткы эшчеләр поселогында “Пятерочка” кибете яңа бинага, яисә Тукай урамына күчте. Аның ачылу тантанасында Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев, районыбыз халкы һәм чит төбәкләрдән килгән кунаклар катнашты. Бу, билгеле, шатлыклы һәм матур чара булды, чөнки әлеге сәүдә ноктасының бинасы шәһәр стандартларына туры китереп төзелгән. Иске Кулаткы эшчеләр поселогындагы “Пятерочка” кибете Сызрань шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән “Агроторг” җәмгыятенә кагыла. Аны ачу татнатансында директоры В. Ю. Мартимянов, операцияләр бүлеге начальнигы Т. С. Коротенко һәм супервайзер Г. Р. Мустюкова катнаштылар. Бу чара искекулаткылылар өчен искиткеч матур бәйрәмне хәтерләтте. Дәвамы газетаның 49 номерында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4078

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.