Яшәүгә ямь өстиләр

Россиядә Әниләр көне егерме елга якын ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Ә дөньяның башка илләрендә аны күпкә иртәрәк бәйрәм итә башладылар.
Бу матур бәйрәм Россия Президенты Б. Н. Ельцинның «Әниләр көне турында»гы 1998 елның 30 январендагы 120 номерлы Указы белән билгеләнде.
Аны һәр гаиләдә үзенчә билгеләп үтәләр. Берәүләр, һичшиксез, бәйрәм өстәле әзерләп гаилә белән котлаулар оештыра, икенчеләре акцияләрдә, бәйрәм чараларында катнаша, өченчеләр бу көнне якыннары белән аралашуга һәм ял итүгә өстенлек бирә. Традиция буенча балалар яраткан әниләренә открыткалар, тәм-томнар һәм чәчәкләр бүләк итә.
Бу көнне барлык әниләргә дә рәхмәт сүзләре әйтелә, йөкле хатын-кызларны котлыйлар. Бу — әниләренең хәлләрен белешергә, аларны котларга һәм кабат үзеңне бала итеп хис итәргә менә дигән форсат.
Безнең Иске Кулаткы районында да “Әниләр көне” олылап билгеләнә. Шушы көнне районыбызның мәдәният хезмәткәрләре әниләр өчен концерт программалары белән чыгышлар ясыйлар. Гомумән әйткәндә, кадерле әниләребез әлеге бәйрәмдә генә түгел, ел әйләнәсендә дә зур игътибар күзлегендә яшиләр.
Иске Яндука авылы зур булмаса да әлеге торак пунктта төрле яшьтәге әниләр бер-берсе белән аралашып тату яшиләр. Авылның администраторы Зөлфия Җиһаншовна Мингалишева алар белән төрле чаралар оештыра, күңелле очрашулар үткәрә. Хатын –кызлар яшәүгә оптимистик караш белән бүгенге катлаулы дөньяны алып баралар. Алар мөселман йолаларын төгәл үтәп, мәҗлесләр оештыралар, бер-берсендә кунакта булып, хәлләрен уртаклашалар.
Иске Яндука авылында җәй көннәре аеруча матур була. Әлеге хатын-кызлар йортларында кош-корт, бакчаларында җиләк-җимеш үстереп, бу дөньяны тагын да җанландыралар. Олы яшьтәге гүзәл якташларыбызга, районыбызның хөрмәтле әниләренә бәйрәм теләкләрен юллыйбыз һәм киләчәктә дә корычтай исәнлек, озын гомер, ак бәхетләр теләп калабыз.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4058

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.