Стадион яңартыла

Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең үзәк стадионында (Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбе янында) “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында спорт мәйданчыгын төзекләндерү эшләре башланды. Муниципаль контракт нигезендә Ульяновск шәһәренең “Меркурий” җәмгыяте хезмәткәрләре йөгерү юлларын ремонтлауга керештеләр. Хәзерге вакытта стадионда гомуми озынлыгы 1220 кв. м. тәшкил иткән йөгерү юлларының иске катламы алына һәм заманча резина түшәме белән алмаштыруга хәзерлек эшләре башкарыла. Яңа өслек югары сыйфатлы булуы белән аерылып торыр һәм барлык стандартларга җавап бирәчәк. Спорт мәйданчыгында төзекләндерү эшләре 2022 елга кадәр дәвам итәчәк. «Яңа шартлар спортчыларыбызга ярышларда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә һәм призлы медальләр алырга мөмкинлек бирәчәк», — дип ассызыклады Иске Кулаткы район администрациясенең физик культура һәм спорт бүлеге рәисе Рафаэль Мадьяров.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4052

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.