Микрорайонга газ биреләчәк

2020 елда районыбызда халыкка уңай шартлар тудыру буенча бихисап эшләр башкарылды. Яңа Терешка һәм Иске Яндука авылларына табигый газ бирү иң шатлыклы вакыйгаларның берсе булды һәм бүген дә торак пунктларга газ кертү эшләре дәвам итә. Иске Кулаткы эшчеләр поселогында яшәүчеләр 20 елдан артык «зәңгәр ягулык»ның рәхәтен тоеп яшиләр. Поселокта яңа микрорайоннар барлыкка килгән саен, алардагы өйләргә дә табигый газны кертү эшләре алып барыла. Быел август аенда эшчеләр поселогының Муса Җәлил урамында яисә “Сафия” мәчете тирәсендә төзелә торган яңа микрорайонга газүткәргеч төзү эшләре башланды. Аны Түбән Новгород шәһәреннән җаваплылыгы чикләнгән “Интуицид” җәмгыяте хезмәткәрләре үз өсләренә алдылар. Әлеге оешма тарафыннан бу урамга 1 километр 218 метр озынлыкта төп магистраль салынды инде. Бу участокта 24 ноктага «зәңгәр ут» бирү күздә тотыла. Муса Җәлил урамындагы өйләргә ноябрь ахырында газ биреләчәк. Әлеге эшләрнең чыгымнары 2 миллион 993 мең сум тәшкил итә, ул өлкә бюджетыннан финанслана. Районыбызга газ кертү эшләре Иске Кулаткы районы Башлыгы Л.Ф. Богданова һәм район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев тарафыннан котрольгә алынган. Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4048

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.