Алар кулында — кеше гомере

Аларның күңеленә кешеләрне ярату һәм мәрхәмәтлелек иңдерә. Соңгы вакытта барчабызны да яңа вирус инфекциясе тетрәндерә. Анардан ничек кенә сакланырга тырышсак та, өлкәбездә дә, районыбызда да авыраучылар саны арта гына бара. Яраткан газетабызда “Табибларыбызга рәхмәт әйтәбез!” рубрикасын укыгач, без дә медицина хезмәткәрләребезгә рәхмәтләребезне җиткерергә булдык.
Кызганычка каршы, вирус инфекциясе безнең гаиләләрне дә читләп узмады һәм пневмония авыруы билгеләре белән Иске Кулаткы район больницасына мөрәҗәгать иттек. Ходай рәхмәте белән бик яхшы табиблар кулына эләктек. Иске Мостяк авылының шәфкать туташы Сурия Мәхмүтовна Аббәсова һәм участок терапевтыбыз, районыбызның яшь табибы Әлфия Рафаэловна Масова безгә вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәмен күрсәтеп, явыз авыруның авыр йогынтысыннан саклап калдылар. Әлфия Рафаэль кызы яшь кенә булуына карамастан, үз эшен яратып башкаручы, һәрдаим авыруларга ярдәм итәргә ашкынган табиб. Ул үз һөнәренең ни дәрәҗәдә җаваплы булганлыгын аңлап эшли. Дәвамы газетаның 46 номерында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4037

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.