Авыл халкына – 3 процентлы кредит

Аны гамәлгә ашыру авыл җирендә тормыш шартларын комплекслы һәм системалы яхшыртуга юнәлдерелгән.
Елга 5 процентка кадәрге ставка буенча ташламалы кредит авыл территорияләрендә даими яшәүче (пропискасы булган) 23 яшьтән 65 яшькә кадәрге Россия гражданнарына бирелә. Ульяновск өлкәсендә аның суммасы — 250 мең сумга кадәр, срогы 5 елга кадәр булырга мөмкин. Шәхсән иминиятләштерү (страховка) булган очракта процент ставкасы 3 процентка кадәр төшәргә мөмкин.
Бу кредит – аерым максатларга гына бирелә торган кредит. Авыл кешеләре аны хезмәт күрсәтүче оешмалар белән төзелгән подряд шартнамәләре буенча үз хуҗалыкларына газ, су, җылылык кертү өчен кулланырга мөмкин. Подряд шартнамәләре буенча заем акчаларын шулай ук авыл территорияләрендә урнашкан торак йортларны (биналарны) ремонтлау өчен дә тотарга була.
Кредит алырга теләүчегә төп таләп – аның авыл җирендә теркәлгән булуы һәм кредит рәсмиләштереләчәк торакның да авылда урнашуы шарт. Займ алучы киләчәктә кредитны максатлы куллануы турында банкка хисап (отчет) тотарга тиеш була.
Кредит бирү шартлары турында тулырак мәгълүматны «Кайнар линия» телефоны аша: 8-800-100-0-100 яисә Иске Кулаткы район администрациясенең авыл территорияләрен үстерү идарәсендә белергә мөмкин.

Илдус Абитов,
Иске Кулаткы район администрациясенең авыл территорияләрен үстерү идарәсе начальнигы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4025

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.