Бар да җайга салына

Авыл урамнарында, кырларда, бакчаларда, урман эчләрендә ташланган чүп-чар еллар буе халыкны зур борчуга салды. Моның турында дәгъва белдереп күпчелек гражданнар Иске Кулаткы район администрациясенә, “Күмәк көч” район газетасына еш кына мөрәҗәгать иттеләр.
Ниһаять, бу кискен мәсьәлә быел июль аеның уртасында уңай якка хәл ителде. Иске Кулаткы район администрациясе Самара өлкәсенең җаваплылыгы чикләнгән “Регионара экология компаниясе” җәмгыяте белән килешүләр төзегәннән соң, эшчеләр поселогындагы урамнарга каты коммуналь калдыкларны җыю өчен контейнерлар урнаштырылды.
Шушы вакыттан алып югарыда әйтеп үткән җәмгыятьнең хезмәткәрләре махсус техникалар белән тупланган калдыкларны җыюга керештеләр. Бу эш менә өч ай буе дәвам итә инде.
Халык арасында: -Чүп чарны җыйган өчен кем белән килешүләр төзергә кирәк? Хакы күпме икән? Ник безнең урамга һаман контейнерлар куелмаган?- дигән сораулар борчый.
Шуларны ачыклар өчен без Иске Кулаткы район администрациясенең белгече Эльмира Мусиева белән элемтәгә кердек.
— Каты коммуналь калдыкларын җыйган өчен бернинди килешүләр төзергә кирәкми, бу эш закон нигезендә автоматик рәвештә башкарыла. Аларны җыйган өчен һәр кеше башына 99 сум күләмдә акча түләү каралган. Бу операцияне Иске Кулаткы эшчеләр поселогының хисаплау-касса үзәгендә (РКЦ) яисә Иске Кулаткы почта бүлекчәсендә башкарырга була. Дөрес, контейнерлар кайбер участокларга әле тулаем урнаштырылмады, шуңа күрә гражданнар вакытлыча чүп-чарларны күрше урамдагы савытларга сала алалар. Эшләребез тулаем төгәлләнгәч, бар да җайга салыныр — диде ул.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4012

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.