Окт 21 2020
25 октябрь — автомобильчеләр көне.
Руль ышанычлы кулларда.
Бу матур бәйрәмне районыбызның төрле сферада хезмәт итүче, төрле маркалы машиналарны йөртүчеләр күтәренке рухта каршы алалар.
Бүгенге көндә район мәгариф системасын автомобильчеләрсез күз алдына китерү кыен. Чөнки хәзер балаларны мәктәпләргә йөртер өчен махсус маршрутлар булдырылды. Бу маршрутлар, билгеле, тәҗрибәле, профессиональ шоферлар булуны таләп итә.
Иске Кулаткы беренче һәм икенче номерлы урта мәктәбендә шундый сыйфатларга ия булган шоферлар җитәрлек. Алар арасында Наил Ахметовны, Ринат Сөләймановны, Расим Курмашевны һәм Рамил Аввәсовны атарга мөмкин.
Югарыда әйтеп үткән тәҗрибәле шоферлар иртән-иртүк билгеләнгән маршрутларга чыгып, авыллардан укучыларны мәктәпләргә китерәләр һәм дәресләр тәмамлангач аларны өйләренә илтәләр. Бу егетләрнең 35-40 еллык хезмәт стажлары бар. Алар һәр баланың куркынычсызлыгы өчен зур җаваплылык тоталар.
Бүген Усть Кулаткы, Яңа Кулаткы, Яңа Зимница, Карамалы, Иске Яндука һәм Яңа Яндука авылларыннан балалар белем алырга Иске Кулаткы беренче һәм икенче номерлы урта мәктәпләрендә барлык уңайлыклары булган автобусларда йөриләр.
Районыбызның башка поселениеләрендә дә “Мәктәп маршрутлары” функцияли. Аларның һәммәсендә дә җаваплы укытучылар беркетелгән.
Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле автомобильчеләр!
Рөстәм Арифуллин.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4003
Свежие комментарии