Социаль контракт нәрсә ул?

Социаль контракт дигәндә, гражданнарның теркәлеп яшәү яисә тору урыны буенча социаль яклау органы белән төзелә торган килешүе аңлашыла. Аның буенча халыкны социаль яклау органы «Дәүләт социаль ярдәме турында»гы 1999 елның 17 июлендәге 178-Ф3 номерлы федераль закон нигезендә гражданга дәүләт социаль ярдәме күрсәтүне йөкли.
Ульяновск өлкәсендә 2013 елның 16 октябрендә кабул ителгән «Ульяновск өлкәсендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында» 475-П номерлы карары нигезендә Дәүләт социаль ярдәме формасында күрсәтелә: Дәүләт социаль ярдәме социаль контракт гамәлдә булган чорга айлык социаль пособие, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү, электрон социаль азык-төлек карталарын кулланып азык-төлек продуктлары сатып алуга айлык акчалата пособие рәвешендә күрсәтелә һәм өч айдан бер елга кадәр билгеләнә.
Әлеге ярдәм чарасы аз керемле гаиләләргә, шулай ук кеше башына уртача керем Ульяновск өлкәсендә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган ялгыз яшәүче гражданнарга күрсәтелә.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3988

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.