Юлларыбыз имин булсын

Район тормышын юллардан башка күз алдына китерә алмыйбыз икән, димәк, әлеге тармакларда эшләүчеләрнең дә җәмгыятьтә роле зур. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш — бер генә өлкәдәге эшчәнлек тә юллардан башка тормышка ашырылмый. Безнең районда исә юлларның әһәмияте аеруча зур. Чөнки яшәү урыныбызда тимер һәм су юллары юк. Менә шуңа күрә дә бөтен өмет — автомобиль юлларында эшләүчеләрдә. Безнең районда “ТАН” җәмгыяте тотрыклы һәм ихтыяҗ зур булган предприятиеләрнең берсе булып санала. Бүгенге көндә предприятие төзелеш, ремонт һәм юлларны тәртиптә тоту буенча бурычларын уңышлы башкара. Җаваплылыгы чикләнгән «ТАН» җәмгыяте безнең муниципаль берәмлекнең генә түгел, ә күрше Радищево һәм Павловка районнарының инфраструктурасын үстерүгә дә гаять зур өлеш кертә. Хәзерге вакытта әлеге 3 участокта 156 кеше хезмәт итә. Шушы зур коллектив белән яшь һәм тәҗрибәле җитәкче Р.Р. Хөснетдинов идарә итә. Дәвамы газетаның 42 номерында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3979

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.