Районыбыз халкының яраткан газетасы тиздән үзенең 90 еллык юбилеен билгеләячәк. Бу зур һәм тарихи вакыйга.
Бер гасырга якын вакыт, ә район газетасы үзенең исемен үзгәртмәгән, алмаштырмаган һәм без, “Күмәк көч”нең укучылары, бүген дә аны кадерле кунагыбыз кебек көтеп алабыз.
Бу газета 1957 нче елга хәтле бер битле итеп басылып килгән, аннан дүрт битле булып, ә хәзер инде ул унике биттә чыгарыла.
1962-65 нче елларда районнарны берләштерү чорында ул Иске Кулаткыда түгел, ә Новоспасск эшчеләр поселогында “Сельская правда” газетасының кушымтасы итеп басыла.
Окт 07 2020
“Күмәк көчкә” рәхмәтлемен
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3962
Свежие комментарии