Көнбагыш урагында

Иске Кулаткы районы кырларында көнбагыш урагы ахырына якынлаша. Район буенча аның уңышы һәр гектардан 6,6 центнер тәшкил итә. Ә менә «Бахтеевка» производство кооперативында бу культураның уңышын һәр гектардан 9 центнер алалар.
-Үстерелгән уңышның яртысыннан күбесе җыелды инде. Без күптән түгел көнбагышны яңа ысул белән чәчүгә керештек һәм аңардан уңай нәтиҗәләр алуга да ирешә башладык инде.
Узган елда хуҗалыгыбызга “Весна-12” маркалы яңа чәчү агрегаты сатып алдык. Бу агрегат бердән 12 рәт көнбагыш орлыгын чәчә һәм рәтләрнең аралары 45 сантиметр гына тәшкил итә. Рәт араларының таррак булуы (ул элеккеге чәчкечләрдә 70 сантиметр) дымны сакларга булыша һәм чүп үләннәрнең үсүенә юл куймый. Бу ысул кырчылыкта әле 5 ел гына кулланыла, без киләчәктә чәчүне барлык мәйданнарда шулай башкарачакбыз, — дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Илья Николаевич Арланов.
Соңгы елларда бу хуҗалык төрле маркалы техникалар алуда яисә трактор паркын яңартуда зур эшләр башкарды дип әйтсәк, һич ялгыш булмас. Бүген кырларда яңа комбайннарның тавышы гөрелди һәм аларның штурваллары артында Марс Равилович Хәбибуллин, Олег Юрьевич Чагаков, Станислав Сергеевич Федякин, Игорь Сергеевич Васильев тырышып хезмәт итәләр. Комбайннарның иркен, җылы кабиналарында эшләү үзе бер рәхәт, аларның эченә тузан да керми һәм эссе вакытта кондиционерларын да эшләтеп була.
Суктырылган уңышны шоферлар Александр Владимирович Кузнецов, Анатолий Валерьевич Чагаков кырдан ындыр табагына ташыйлар.
Коры һава шартлары булган очракта, механизаторлар көнбагыш урагын октябрь аеның ахырына тәмамларга планлаштыралар.
Кырларда киләсе уңышка нигез салу максатыннан туңга сөрү дә алып барыла,- дип сүзен дәвам итә Илья Николаевич.
Бу җаваплы эштә “К-744”, “К-701” маркалы тракторлар катнаша. Шушы көннәрдә аларга “Т-150” тракторы да кушылачак. Хәзерге вакытта 200 гектар җир эшкәртелде һәм алда әле 900 гектар кырны сөрәсе бар. Шушы көннәрдә кукурузны силоска чабып алу төгәлләнә һәм андагы техникалар көзге җирне эшкәртүгә кушылачак.
Җир үзенә яңа, мул уңыш үстерү өчен күп таләпләр куя һәм күп нәрсәне сорый. Ә бу мөмкинлекләр «Бахтеевка» производство коперативында җитәрлек.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3955

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.