Изге һөнәр ияләре

Укытучы, мөгаллим… Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Укучыга акыл, тәрбия иңдерүче дә, белем баскычлары буйлап, югарыга менгәндә маяк булып юл күрсәтеп торучы да, бәла-каза төшкәндә ярдәм кулу сузучы да укытучы. Юкка гына укытучы кешене балалар «икенче әти-әниебез» дип әйтмиләрдер.
Иске Мостәк авылының урта мәктәбе районыбызда иң зур белем бирү йортларының берсе булып санала. Әлеге мәктәптә балаларга сыйфатлы белем һәм яхшы тәрбия бирү өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган.
— Безнең мәктәп һәрвакытта да гөрләп тора. Ул хәзер шәһәр мәктәбеннән аерылмый: кирәкле җиһазлар белән тулыландырылган зур уку бүлмәләре, күпчелек классларда проекторлар, интерактив такталар, компьютер бүлмәләре, спорт залы, футбол мәйданчыгы, китапханә, ашханә, актлар залы. Күптөрле түгәрәкләр эшләп килә. Дәвамы газетаның 39 номерында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3934

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.