Тротуарлар салына

Иске Кулаткы районында юлларны төзекләндерү белән бергә яңа тротуарларны салу эшләре дә алып барыла. Шушы көннәрдә җаваплылыгы чикләнгән “ТАН” җәмгыяте хезмәткәрләре бу эшне Иcке Кулаткы эшчеләр поселогының Метро урамында башлап җибәрделәр.
Бу төзелешнең барышы турында белешү өчен без район үзәгендә урнашкан “Әнвәр” мәчетенең баш имамы Сәерхан хәзрәт Ахмеровка мөрәҗәгать иттек.
— Мөселманнарыбызга мәчеткә йөрер өчен тротуар салдырырга кирәклеге турында күптән хыялланган идем, — дип сөйли ул. –Тукай урамыннан Метро урамына кичеш күпер ябылгач, юл читеннән җәяү йөрүчеләрнең саны тагын да күбәеп китте, ә бу исә алар өчен зур куркыныч тудырды. Шуның өчен, ардан 2019 елда Ульяновск өлкәсенең транспорт һәм промышленность министры Дмитрий Анатольевич Вавилинга мөрәҗәгать иттем. Бу уңайдан шулай ук Ульяновск өлкә Губернаторы С. И. Морозовка да рәсми хат юнәлдердем. Быел январь аенда өлкә Губернаторында рәсми кабул ителүдә булганнан соң, югарыда әйтеп үткән соралу уңай якка чишелде.
Метро урамына салына торган тротуарның озынлыгы 150 метр тәшкил итә. Бу эш юлчылар тарафыннан оператив рәвештә башкарыла.
Фаразлаулар буенча тротуарның дәвамы “Әнвәр” мәчетенең икенче ягында да булачак. Тик бу участок катлаулырак санала һәм анда финанс средстволары да күбрәк таләп ителәчәк.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3930

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.