Игътибар!

«Күмәк көч” район газетасы яңа конкурслар игълан итә. Быел безнең бай тарихлы газетабыз үзенең 90 еллык олы юбилеен каршы алырга җыена. Шушы уңайдан яшь укучыларыбыз арасында “Күмәк көч – яраткан газетабыз!” исеме астында рәсемнәр һәм “Мин – булачак журналист” темасына иншалар конкурсы игълан итәбез. Конкурста төрле яшьтәге балаларның рәсемнәре һәм иҗади язма эшләре катнаша. Катнашу өчен иҗади эшләрегезне «Конкурска» дигән тамга белән безнең редакциябезгә китереп тапшырыгыз яки kummiakk85@mail.ru электрон почтабызга юллагыз. Иң яхшы дип табылган рәсем ясаучыларны һәм мәкалә авторларын бүләкләр көтә. Рәхим итегез! Иҗади эшләр 2020 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3916

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.