Кыр эшләре тәмамлана

Ульяновск өлкәсендә бөртекле һәм кузаклы культуралар 96 процент мәйданда җыелды. 13 сентябрьдә эшләр 619691 гектарда тәмамланып, тулай җыем 2 миллион 115 мең тонна тәшкил итте. Өлкә буенча уртача һәр гектардан 34,1 центнер уңыш алынды, бу күрсәткечләр төбәк тарихында иң югары булып саналалар.
«Безнең стратегик бурыч – төбәк кырларыннан кимендә ике миллион тонна ашлык җыеп алу. Галимнәрнең инновацион эшләнмәләрен этаплап гамәлгә кертү күрсәткечләрне арттыру өчен зур ярдәм булып тора. Шулай ук АПКның барлык тармагына ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез», — дип сөйләде Сергей Морозов алып барган киңәшмәләрнең берсендә.
Иске Кулаткы районында да уңыш җыю ахырына якынлаша. Район буенча 20980 гектарда үстерелгән бөртекле культураларның 20653 гектары суктырып 377426 центнер уңыш җыелды һәм аның күләме һәр гектардан уртача 18,3 центнер тәшкил итте.
Районыбызның хуҗалыклары уҗым культураларын чәчүне дә тулаем төгәлләделәр. Алар планда каралган 10675 гектар урынына 11197 гектарда чәчелде яисә 104,9 процентта башкарылды.
Илдус Абитов.
Иске Кулаткы район
администрациясенең
авыл территорияләрен үстерү идарәсе начальнигы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3907

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.