Яңа күпер сафка басачак

“Күмәк көч” район газетасы үзенең битләрендә Иске Кулаткы эшчеләр поселогындагы Тукай урамыннан Метро урамына күчеш ясый торган күпернең төзелеше турында даими рәвештә материалларны бастырып килә. Шушы көннәрдә газетаның журналистлары биредә барган эшләр турында тагын кызыксындылар.
Яңа күпер төзүне быел 17 июльдән “Ульяновск Дормотсервис” оешмасы алып бара. Әлеге коллективны Руслан Әнвәрович Рахметов җитәкли.
Оешманың баш инженеры Эльдар Рафатович Рахметов, хәбәр итүенчә бу төзелештә хәзер 10 кеше эшли. 14 сентябрь көненә инеш аша күпернең төп торбасы салынды һәм аңа изоляция эшләре алып барыла. Шушы көннәрдә бу объектка коймалар, юл төзелешенә щебень, юлны яктырту өчен 4 багана һәм башка материаллар кайтарылды.
— Якын арада күпер өстенә ком, щебень түшәргә керешәчәкбез,- дип сөйли Эльдар Рафатович. бу эшләр, билгеле, кыска вакытта башкарылачак. Дөрес, төзелеш материалларын тәэмин итүдә бераз тоткарлыклар булды,ә шулай да күперне сентябрь аеның ахырына эксплуатациягә тапшыру планлаштырыла. Бүгенге көнгә бу объектта 65-70 процент эшләр үтәлде инде. Озакламый искекулакылылар һәм килгән кунаклар яңа күпер аша рәхәтләнеп техника белән дә, җәяү дә йөри алачаклар.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3902

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.