“Гаилә скверы” — матур төзелеш

Быел Иске Кулаткы эшчеләр поселогының Куйбышев урамында “Гаилә скверы”н төзүгә керештеләр. Бу эшне 28 июльдә Тольятти шәһәренең ООО “Стройснабсервис” подрядчиклары контракт буенча башлап җибәрделәр. Шушы объектның смета бәясе 1 миллион 969 мең 899 сум тәшкил итә.
Әлеге скверның архитектурасы бик матур булачак. Анда ял итү өчен барлык мөмкинлекләр каралган. Бирегә керергә матур итеп баскычлар ясала, ә эчтә су фонтаны эшләячәк. Скверда шулай ук җәяүлеләрнең юлы плиткадан түшәләчәк, ял итү өчен матур скамейкалар да урын алачак. Гомумән әйткәндә, Иске Кулаткы эшчеләр поселогы кечкенә генә шәһәр төсе алачак дисәк тә, һич ялгыш булмас.
“Гаилә скверы”ндагы эшләр 30 октябрьдә төгәлләнәчәк. Киләсе елда биредә төзекләндерү дәвам итәчәк. Мондый объектлар сафка баскан саен яшәргә дә күңелле, ял итәргә дә рәхәт.
Р. Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3900

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.