Җәяүлеләргә күпер төзелде

Заманалар ничек кенә катлаулы булса да, авылларда төзекләндерү эшләре бер дә тукталмый. Безнең Яңа Зимница авылында да нәкъ шулай. Соңгы елларда халык көче белән шимбә өмәләрендә урамнарыбызга гравий түшәлде, махсус программа нигезендә клубыбызга капиталь ремонт ясалды һәм башка эшләр үткәрелде.
Нагорная урамыннан Гагарина урамына җәяүлеләр өчен күчә торган күпернең торышы озак еллар биредә яшәүчеләрне борчып килде. Бу корылма 20 ел элек торгызылган иде инде һәм ул таушалып бетте дип әйтсәк тә һич ялгыш булмас.
Яңа күпер төзү кирәклеге турында авыл халкы Иске Кулаткы район администрациясенә мөрәҗәгать итте. Бу соралу бушка булмады һәм биредә яңа корылма сафка басты.
Кемнәр соң төзеде аны? — дип сораучылар да булыр. Әлеге эш буенча хәзерлек быел июнь аенда башланган иде. Биредә авылыбызның старостасы Рафаэль Хөсәенович Халиков җитәкчелегендә яңа корылманы салу өчен төзекләндерү эшләре алып барылды. Анда авылдашларыбыз Фаил Ишкинәев, Рушан Юнусов, Илдус Абитов тирә-юньне чүп-чар үләннәрдән, агачлардан чисттарттылар. Ә Ринат Нәүмәтуллин үзенең тракторы белән шушы йөкне тиешле урынга ташыды.
Яңа күперне төзү эшләре белән Иске Кулаткы район администрациясенең идарә начальнигы Р. Р. Сөләйманов җитәкчелек итте. Ул материаллар табыштыруда, халыкны эшләтүдә зур кайгыртучанлык күрсәтте.
Төзү эшләрен Иске Кулаткы “Транстехсервис” хезмәткәрләре Р. Измайлов, Р. Ахметов, Р. Тугушев, И. Магдеев башкардылар. Алар белән бу оешманың хуҗалык бүлеге начальнигы М. К. Умәров җитәкчелек итте.
Төзү эшләре тәмамланды, хәзер бу күпердән авылдашларыбыз рәхәтләнеп йөри ала. Яңа күперне Иске Кулаткы районы Башлыгы Л. Ф. Богданова һәм Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев карап чыктылар һәм төзүчеләрнең эшләренә уңай бәя бирделәр.
Иршат Бакиев,
Яңа Зимница авылының
администраторы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3849

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.