Җиргә бирсәң чын күңел

Шагыйрә Гөлшат Зәйнәшова сүзләренә, композитор Җәүдәт Фәйзи көенә язылган “Буразналар” дип исемләнгән җыргы әйтерсең лә Иске Атлаш авылында И П “Аввәсов И. Ш.” хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Шәүкәтович Аввәсов турында. Чөнки ул авылда яшәп торгынлык чорындагы кебек кырларда мул итеп иген үстерә, терлекчелек белән шөгыльләнә. Быел 7 августта Илдар Шәүкәтович 50 яшьлек алтын юбилеен каршы ала. Шушы уңайдан “Күмәк көч” район газетасы журналистлары аның хуҗалыгында булып кайттылар. Җиргә карата мәхәббәт Илдар Шәүкәтовичка аның әнисе Хатимә Сәитовнадан һәм әтисе Шәүкәт Мөбиновичтан күчкәндер. Чөнки алар икесе дә авыл хуҗалыгында абруйлы урыннарда хезмәт итеп, халык алдында дан казанган кешеләр. Безнең язма героебыз бүген аларның юлыннан горур атлап, халыкны шатландырып яши.
Моның турында аның узган гомер еллары ачыктан-ачык сөйли.
Иске Атлаш урта мәктәбендә ул гел «4»ле һәм «5» ле билгеләренә тырышып укый. Өлгерлек аттестаты алгач яшь егет 1987 елда Ульяновск авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм 1992 елда аны уңышлы тәмамлап “Галим — агроном” һөнәр буенча диплом ала. — 1993 елда колхозлар таркала башлагач “Атлаш” авыл производство кооперативына хисапчы булып эшкә кердем,- дип сөйли Илдар Шәүкәтович.
Ул вакытта крестьян — фермерлык хуҗалыкларын оештыруга хөкүмәт тарафыннан игътибар бирелә башлады һәм 1998 елда мин 50 гектар җир алып, үз эшемне ачып җибәрдем.
Дөрес, беренче адымнар җиңел булмады, техникалар ватылып, аларга запас частьләр, ягулык-майлау материаллары табыштыру төрле киртәләр тудырды. Ләкин бирешмәдем, кулларым мазут, бит-башым тузан эчендә булса да, ремонт эшләрен үзем, дус-ишләрем белән башкарып җирдән уңыш алырга омтылдым. Кырдан авылга, авылдан кырга чабып вакыт бушка үтмәде, тырышлыгым үзенең нәтиҗәләрен бирде. Мөмкинлекләр тугач, хезмәт итүчеләремнең саны да, чәчүлек җирләремнең мәйданы да арта барды. Бу уңышларга ирешүдә Россия Федерациясе дәүләте тарафыннан кабул ителгән махсус программаларның да зур ярдәме зур булды. Шулар нигезендә хуҗалыгыма яңадан-яңа маркалы техникалар кайтардым. Озак та үтми терлекчелек тармагы белән дә шөгыльләнү мөмкинлеге туды. Дәвамы газетаның 32 номерында.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3823

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.