Суны дөрес файдаланыйк

Ульяновск өлкәсенең энергетика, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге министрлыгы
тарафыннан, торак пунктлар да су белән тәэмин итүне бозуга оператив җавап бирү
максатыннан көн саен мониторинг оештырыла.
Өлкә Губернаторы С.И. Морозов йөкләмәсе буенча, 3 июль көнне үткәрелгән киңәшмәдә муниципаль берәмлекләр тарафыннан торак пунктларны норматив су белән тәэмин итү буенча комиссияләр төзелде. Бу комиссияләр су сибүне чикләү, санкцияләнмәгән вакытларны ачыклау һәм бетерү буенча эш алып баралар.
Быел 1июльдән 13 июльгә кадәр су белән тәэмин итү челтәрләрендә 15 муниципаль берәмлектә 79 инцидент булган. Барлык инцидентлар да норматив срокларда бетерелде.
Май һәм июнь айларында коеп яуган яңгырлар Иске Кулаткы районында яшәүчеләргә бакчаларында яшелчә, җиләк — җимеш үстерүдә уңай мөмкинлекләр тудырды.
Июль ае башынан аномаль эссе һаваның булуы халыкны су белән тәэмин итүдә зур проблемалар китереп чыгарды.
Быел 13 -15 июльдә безнең Иске Кулаткы районының Вязовый Гай авылында скважинаны чистарту сәбәпле, халыкны су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булды. Моны исәптә тотып авылда яшәүче 306 кешегә су ташу оештырылды.
«Ульяновск су каналы» Иске Кулаткы районы участогының хезмәткәрләре бу чорда икеләтә җаваплылык сизеп үз вазифаларын башкаралар. Шуңардан чыгып алар торак пунктларда суны экономияләү буенча тикшерүләр үткәрделәр. Моның нәтиҗәсендә Мосеевка авылында , Иске Кулаткы эшчеләр поселогының Молодежная, Степная урамннарында һәм башка торак пунктларда су задвижкаларын законсыз ябу яисә аларны хәтта вату очраклары ачыкланды.
— Безнең оешмада 35 кеше хезмәт итә. Операторларыбыз халыкны су белән тәэмин итүдә тәүлек буе дежур да торалар. Алар тарафыннан скважиналардан торак пунктларга даими рәвештә су бирелә. Тик гражданнар бакчаларын, берөзлексез койганга, торак пунктларның кайбер нокталарына су җитешми. Бу тискәре хәлне авыл поселениеләренең депутатлары да контрольгә алсыннар иде. Алар тарафыннан махсус рейдлар оештырылса яисә тикшерүләр үткәрелсә мондый аяныч хәлләр кабатланмас билгеле, — дип сөйли Иске Кулаткы районы участогының начальнигы Нариман Сәлимҗанович Юмаев. яңгырсыз, җәйге чор аеруча икеләтә җаваплылык.
Яңгырлар яуган очракта яисә елның башка фасылларында сулар даими булып торды һәм халыкта бик канәгать иде. Кайбер өй хуҗалары счетчикларсыз суны төне-көне бакчаларына агызалар, ә моның нәтиҗәсендә башкалар зыян күрәләр.
«Ульяновск су каналы» Иске Кулаткы районы участогының хезмәткәрләре су куллануны контрольләү белән беррәттән июнь аенда линияләрне реконструкцияләү буенча мөһим эшләр башкардылар. Алар тарафыннан Иске Атлаш авылының Эльмир Якупов урамында һәм Иске Кулаткы эшчеләр поселогының Пионерская урамында линияләр яңартылды.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3802

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.