Чисталык безнең кулда

Безнең Иске Кулаткы районында да каты коммуналь калдыкларын җыештыру буенча махсус программа эшли башлады.
Самара өлкәсенең җаваплылыгы чикләнгән “Регионара экология компаниясе” җәмгыяте тарафыннан санитар норма кагыйдәләрен үтәп, оешмалар, учреждениеләр янына, торак урамнарның җайлы урыннарына чүп-чар өчен махсус контейнерлар урнаштырылды.
Хәзер торак пунктларда яшәүче гражданнар әлеге күрсәтелә торган хезмәттән тулай файдалана ала.
Бүгенге көнгә каты коммуналь калдыкларны җыештырган өчен катлы өйләрдә яшәүчеләргә бер кеше башына 97,74 сум, шәхси йортларда яшәүчеләргә 99, 01 сум акча түләү каралган.
Соңгы вакытта районыбызда яшәүчеләр интернет челтәрләрендә чүп-чар контейнерларының стандартларга туры китереп куелмаулары турында борчылып язалар. Янәсе бу мәйданчыкларның нигезе бетонланырга һәм аларның тирәсе профильле калай белән уратып алынырга тиеш, диеп искә алына.
Дөрестән дә шулай. Моңа кадәр чүп-чарны җыештырып алу буенча махсус компанияне табу катлаулы иде. Ниһаять, ул табылды һәм безнең район белән ризалашып, Самара өлкәсенең җаваплылыгы чикләнгән “Регионара экология компаниясе” җәмгыяте белән килешүләр төзелде. Бу вакытта махсус корылмалар ясалып бетмәгән иде. Әлеге компанияне югалтмас өчен шушы карар кабул ителде һәм контейнерлар ашыгыч рәвештә куелды. Барысы да бердән булмый бит, югарыда әйтеп үткән корылмалар бүген параллель рәвештә торгызыла.
Райондашларыбыз тиешле урыннарга чүп-чарларын бушатсалар, тирә-ягыбыз чиста һәм яшәргә дә күңелле булыр.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3789

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.