Әнием турында

Дөньяда әниләр бик күп, алар барысы да төрле. Әмма әниләрне берләштерә торган нәрсә дә бар — ул мәхәббәт, алар аны безгә чын күңелдән бирәләр.
Әнигә карата мәхәббәт турында сөйләсәк, ул иң көчле хисләрнең берсе. Бу тойгылар, әйтерсең лә, безнең йөрәкләргә күзгә күренмәс җеп беләгән бәйләнгән.
Бер әйтемдә: “Күктә балалар ата-аналарын үзләре сайлый”, — диелгән. Әгәр шулай булса, мин үз сайлавымда ялгышмадым.
Минем әнием — Елена Васильевна Алькина искиткеч гүзәл хатын-кызларның берсе. Ул 1945 елның 8 июлендә гади урманчы һәм хуҗабикә гаиләсендә өченче бала булып туа. Алькиннарның тату гаиләсендә биш бала тәрбияләнеп үсә. Әниемнең балачагы сугыштан соңгы елларга туры килгән. Әмма бу вакытның бөтен авырлыкларына карамастан, ул балачагын бик җылы сүзләр белән искә ала. Чөнки балачак гомернең иң бәхетле чоры бит.
Бабам Василий Кузмич урман каравылчысы булганга, алар хатыны, балалары белән Карамалы урманында яисә кордонда яшәгәннәр. Алар җиләк-җимеш, гөмбә җыйганнар, мал-туар өчен печән чапканнар. Балалар табигать кочагына сокланып әти-әниләренә булышканнар, гомумән әйткәндә, урманда яшәү һәммәсе өчен бик кызыклы булган. Алар бер-бер артлы үсеп, мәктәпкә барырга вакыт та җиткән.
Ул елларда мәктәпләр Иске Кулаткыда һәм зур авылларда гына булган. Шуңа күрә кышкы ял көннәрендә балаларга өйләренә чаңгыларда кайтырга туры килгән.
Әни кыш көне үзе белән булган очракны бүген дә онытмый һәм аны еш кына искә ала. Ял көннәренә каршы ул чаңгылар киеп өйгә ашыга, тик озак та үтми кышкы буран чыгып чаңгы юлын кар каплый.
Вакыт үтә һәм әнием кар көртенә егыла. Аны соңрак туңган, әмма исән-сау килеш кешеләр табып ала.
Менә шундый авырлыклар белән көрәшеп, ул белем алуга ирешә.
Төрле киртәләр булуга карамастан, әнием 11 сыйныфны уңышлы тәмамлый һәм Ульяновск педагогия институтына укырга керә. Аның шушы чордагы аклы каралы фотосурәтләренә карыйм да бергә аралашкан кешеләренә сокланам. Аларның йөзләрендә ачык елмаюлар, якты карашлы күзләр, табигый матурлык һәм дуслык сыйфатлары чагыла.
Педагогия институтын тәмамлаганнан соң,әнием Иске Мостяк мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Укучылар аны бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. Аның дәресләре бик кызыклы була. Бүгенге көнгә кадәр элеккеге укучылары яшь, матур, акыллы, игелекле укытучыны җылы сүзләр белән искә алалар. Аның дәресләрен һич тә онытмыйлар.
Иске Мостяк мәктәбендә берничә ел эшләгәннән соң, ул районыбызның мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли башлый. Биредәге тату коллектив, яхшы кешеләр, аны зур ихтирам итәләр. Элеккеге бергә хезмәт иткән коллегалары белән ул бүген дә яхшы мөнәсәбәттә яши. Алар хәзер дә бер-берсендә булып, кунак йөриләр.
Бу елларда ул минем әтием – Фикки Имади улы Хабиев белән очраша һәм алар озак та үтми бергә кавышалар.
Әтием белән әнием менә 45 ел инде пар күгәрчендәй булып, бер-берсен хөрмәт итеп тату гомер кичерәләр. Чөнки бер түбә астында ике дин, ике милләт- «христиан» һәм «мөселман» яши. Бу уңайдан аларның беркайчан да низаглары юк иде. Алар бәладә дә, шатлыкта да, авыруда да, сәламәтлектә дә һәрвакыт бергә булдылар.
Аннан соң әнием пенсиягә кадәр Иске Кулаткы сигезьеллык мәктәбендә һәм 26 нчы номерлы Иске Кулаткы профессиональ техник училищесында яраткан һөнәрен дәвам итте. Ул «Россия Федерациясенең хезмәт ветераны” исемен алуга лаек булды.
Укытучы тормышы бик катлаулы, әмма бу һөнәр бик кызыклы һөнәр.Ул өйдә даими рәвештә дәфтәрләр тикшереп, планнар төзеп, журналлар тутырып үзен гел белем дөньясында хис итә.
Әниемнең күпме энергиясе, җылылык, назы булуына шаккатам. Ә хәзер ул ике оныгы — Денисның һәм Солтанның әбисе. Алар быел мәктәпне тәмамладылар инде.
Без аның балалары Элла һәм Руслан аңа бик рәхмәтле. Безнең турында кайгыртып, ул безне бу дөньяда исән-сау яшәргә, якыннарны яратырга, хезмәтне сөяргә өйрәтте.Ул үз үрнәгендә чын дуслык һәм тугрылык, лаеклы бәхет булуын исбатлады һәм болар барысы да кешеләргә булган мәхәббәт аркасында туачагын күрсәтте. Мин әниемнең кечкенә кызы гына түгел, ә аның дәвамы булдым. Гомер агышында без аны кискен, тупас сүзләр белән рәнҗеткәнбез, аның киңәшләрен тыңламаганбыз, кайдадыр киресенчә эшләгәнбез икән, бу яшьлекнең хатасы. Гомумән бала чакта әниләргә карата ялгышулар һәрберебездә булгандыр.
Кичер безне, кадерле әниебез, һәммәсе өчен дә … кичер!.
Сүз уңаенда барысына да әйтәсе килә — әниләр өчен яхшы сүзләр, җылылык кызганмагыз, алар белән ешрак булыгыз, аңа рәхмәт сүзләрен әйтергә ашыгыгыз, аның янәшәсендә үткәрелгән көннең кадерен белегез.
Соңыннан сез боларның барысын да укып, әниегезгә шалтыратып, аны нык-нык кочып алып, аны ничек яратканыгызны әйтерсез, дип уйлыйм.
Кадерлебез! Әниебез! Без сине чиксез яратабыз һәм олы юбилеең белән чын күңелдән кайнар тәбрик итәбез! Һәрчак шундый бәхетле бул!
Ихтирам белән яраткан кызың
Элла Нуртдинова.
Иске Кулаткы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3785

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.