Тирә — якны үзебез яхшыртабыз

Ульяновск өлкәсендә территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенә ярдәм итү буенча өстәмә чаралар эшләү планлаштырыла. Бу мәсьәлә турында Губернатор Сергей Морозовның ТОС региональ Ассоциациясе һәм квартал вәкилләре белән очрашуында фикер алыштылар.
«Соңгы елларда территориаль иҗтимагый үзидарәләр төзекләндерү, халыкны ял итү өчен мөмкинлекләр булдыру, спортны үстерү мәсьәләләрендә хакимият һәм җирле үзидарә органнарының чын партнерларына әйләнде. ТОС әгъзаларының иҗади эшчәнлеге территорияләрне төзекләндерү һәм күршеләрчә мөнәсәбәтләрне формалаштыруга юнәлтелгән. Ульяновск өлкәсендәге территориаль иҗтимагый үзидарәләр – ул халыкны муниципаль берәмлекләр белән идарә итүгә чын этәргеч. Хәзер Ульяновскида яңа квартал вәкилләре институты барлыкка килә — киләчәктә квартал вәкилләре төбәкнең барлык муниципалитетларында да барлыкка килергә һәм район җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиеш. Болар барысы да безгә хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә яшәүчеләр белән мөнәсәбәтләрне мөмкин кадәр якын итеп төзергә мөмкинлек бирә», – диде Губернатор.
Сергей Морозов ассызыклаганча, һәр муниципаль берәмлектә җәмәгатьчелек фикеренә нигезләнгән территориаль иҗтимагый үзидарәләрне үстерү программасын эшләргә кирәк. Аларның өлкә бюджетыннан ярдәм дәрәҗәсе гражданнарның җәлеп ителүенә һәм муниципалитетлардагы ТОС рәисләренең активлыгына бәйле булачак.
Бүгенге көндә Иске Кулаткы районында 22 ТОС, шул исәптән 2017 елда -1 ТОС, 2018 елда — 14 ТОС, 2019 елда — 7 ТОС булдырылды. Алар һәммәсе дә үз эшчәнлеген юридик зат буларак башкара. Район территориясендә территориаль иҗтимагый үзидарәләрне үстерүдә «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» дәүләт программасы зур ярдәм күрсәтте. ТОСлар тарафыннан башкарылган барлык эшләр дә шушы программа аша финанслана. Территориаль иҗтимагый үзидарәләргә финанс ярдәме субсидияләр ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, 2018 елда әлеге программа кысаларында 5290,19 мең сум, шул исәптән өлкә бюджетыннан — 5258,31 мең сум, җирле бюджеттан — 31,88 мең сум.; 2019 елда 3641,14 мең сум, шул исәптән өлкә бюджетыннан — 3480,7 мең сум, җирле бюджеттан — 160,45 мең сум күләмендә финанслау бүлеп бирелгән. Әлеге финанс средстволар ярдәмендә безнең районда түбәндәге эшләр башкарылды:
— Урта Терешка, Яңа Терешка, Югары Терешка, Кирюшкино, Иске Атлаш, Мосеевка, Карамалы, Вязовый Гай авылларында урам утлары реконструкцияләнде;
— Урта Терешка, Яңа Терешка, Югары Терешка, Иске Атлаш, Иске Зеленый авылларында балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылды һәм төзекләндерелде;
— Урта Терешка, Югары Терешка, Яңа Терешка, Яңа Зеленай, Вязовый Гай, Зирекле, Кирюшкино авылларында скверлар, һәйкәлләр территорияләре төзекләндерелде;
— Иске Мостяк (Мира, Садовая урамнары), Урта Терешка (МаратАсадуллин урамы) авылларында асфальт-бетон өслекле тротуарлар урнаштырылды.
Иске Кулаткы район территориясендә территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү юлында ТОСларның Ульяновск өлкәсе территориаль иҗтимагый үзидарәләр Ассоциациясенә керүе тагын бер зур адым булды, ул бухгалтерлык исәбе, документларны хокукый яктан тәэмин итү буенча бушлай хезмәт күрсәтә, чаралар турында хәбәр итә, укыту семинарлары үткәрә һ.б. Агымдагы елда Иске Кулаткыда һәм Бахтеевка авылында 3-4 ТОС булдыру планлаштырыла. Шулай итеп, территориаль иҗтимагый үзидарә җирле үзидарә системасында сизелерлек урын алып тора дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. ТОС үсеше бик мөһим һәм перспективалы. Кешеләр әйләнә-тирә якны, туган төбәкләрен үзләре яхшырта ала. Бары тик шуны аңлагач кына, безнең тормыш уңай якка үзгәрәчәк. Ә территориаль иҗтимагый үзидарә, халык тарафыннан хакимиятне гамәлгә ашыруның бер формасы кебек, мондый бурычны үтәргә сәләтле.
6 июль көнне Барыш шәһәрендә иң яхшы ТОСларны бүләкләү тантанасы узды. Губернатор С.И. Морозов Ульяновск өлкәсе территориясендә социаль әһәмиятле проектларны һәм иҗтимагый инициативаларны тормышка ашыруда актив катнашкан, нәтиҗәле эш һәм төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүдә ирешкән уңышлары өчен ТОС рәисләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Безнең Иске Кулаткы районыннан әлеге бүләккә Иске Зеленай авылының “Дружба” ТОСы рәисе Җәфәр Рамазанович Кузәев, Иске Атлаш авылының “Мир” ТОСы рәисе Адельша Шакирович Чамкаев, Яңа Терешка авылының “Яңа Терешка” ТОС рәисе Мөнир Адельшович Юнусов лаек булдылар.
Гөлия Бикбаева,
Иске Кулаткы район администрациясенең экономика бүлеге белгече.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3779

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.